Минзәлә юл төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котладылар
Районда быел 24,5 чакрым юлларда (шуның 15,1 чакрымы шәһәр эчендә) асфальт җәелде, тротуарлар яңартылды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миннехановның максатчан программалар аша биргән акчасы шундый күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итте.

Бу күләмле эшләрне нигездә Татавтодор һәм Автострой филиаллары башкарып чыкты.
Юл төзүчеләр бәйрәме алдыннан район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев әлеге оешмалар һәм Чиста шәһәр хезмәткәрләренә төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре һәм ведомство грамоталары тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев