Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә командасы Республика пенсионерлар Спартакиадасында 2 нче урын алды

Ярышларга районнан 11 кеше барды

Казанда узган «Өченче буын» республика пенсионерлар Спартакиадасында Минзәлә районы командасы гомуми зачетта 2 нче урын алды. Әлеге ярыш кысаларында ГТО нормативлары тапшыру буенча минзәләлеләр шулай ук 2 урынга лаек булдылар.

Шәхси уңышларга килгәндә, команда җитәкчесе Фәния Григорьева өстәл теннисы буенча 1 урын, Андрей Гурьев 2 урын яуладылар. Йөзү буенча Зөлфия Мөсавирова 1, Рафис Мөбәрәкшин 3 нче урын алды. Атыш буенча Михаил Кукаркин — 3 урында. Җиңел атлетика буенча Радик Нәҗмиев 1 урын алды. 

— Үзләренең актив тормыш рәвеше алып барулары, җиңүләргә ирешүләре белән яшьләргә үрнәк күрсәтүче хөрмәтле спортсменнарыбыз белән горурланабыз, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Россия Пенсионерлар берлегенең Минзәлә районындагы җирле бүлеге рәисе Алсу Ганиева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев