Реклама
Көн темасы
Минзәлә комбайнчылары Азнакай, Мөслим басуларында ашлык суктыралар
«Август- Мөслим» агрохолдингының Минзәлә комбайчылары кичә төнге унбердә район басуларында көзге бодай суктыруны төгәлләделәр.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Бүген алар агролдингның Азнакай, Мөслим районындагы сабан бодае басуларына күченеп эшли башлыйлар.
Район башлыгы Айдар Салахов аларны озатканда, җитештерүчән хезмәт һәм исән- сау эшләүләрен теләп калды.
Айдар Салахов, елдагыча, уңган комбайнчыларның хезмәтен бәяләү максатында, премияләр бирү турында карар кабул иткән иде.
Очрашу барышында ул әлеге хуҗалыкның 11 комбайнчысына Рәхмәт хаты һәм премияләр тапшырды. Бу хуҗалык комбайнчысы Альвир Даутов күрсәткечләре буенча районда беренче урынга чыкты. Район башлыгы аңа республика буенча ярышта да алдынгы булуын теләде. Быел табигать шартлары мул уңышка өметне өзсә дә, күрше район басуларында да күрмәткечләрне үстерү мөмкинлеге бар.
«Егетләр эшеннән мин бик канәгать. Уракны озакка сузмадык.Үзебезнең җитәкчеләр җитештерүчән эшләгән өчен хезмәт хакын әйбәт түлиләр. Район башлыгы премиясе зур стимул ул. Егетләр аны беренче алып макталыр өчен ярышып эшлиләр. Ул премияне быел беренче булып безгә бирелүенә һәркемнең кәефе күтәренке.» -дип сөйләде «Минзәлә- информ» га «Август- Мөслим» агрохолдингының Минзәлә подразделениясе җитәкчесе Рөстәм Исламов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев