Минзәлә көрәшчеләре Актанышта җиңмәсәләр дә, Түбән Камада призёр булдылар
“Юбилейный” шәкертләре республика турнирларында катнашуларын дәвам итәләр
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Берничә атна элек Минзәлә районы көрәшчеләре Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогы турнирында катнашканнар иде. Кызганыч, әмма әлеге ярышларда “Юбилейный” спорт мәктәбе көрәш бүлегендә шөгыльләнүче яшь спортчылар (тренер Рәмзил Бәдриев) җиңүчеләр рәтенә керәлмәделәр. 43 командасы арасында 15 урын яуладылар.
Ә менә узган атнада Түбән Камада Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә үткәрелгән III республика турнирында Рәмзил Бәдриев шәкертләре уңышлырак чыгыш ясады. 65 килограммга кадәр үлчәү категориясендә Рузил Вәлиев 2 нче, ә 70 килограммга кадәр үлчәү категориясендә Динар Латыпов 3 нче урын яуладылар. Командалар арасында да Минзәлә көрәшчеләре 5 нче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев