Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә көрәшчеләре ярыштылар да, бүләк тә тапшырдылар

Тукай районында 2011 елда туган малайлар арасында районара көрәш ярышы булды.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Барлыгы 80 көрәшче (Тукай, Мөслим, Сарман, Минзәлә районнары, Яр Чаллы шәһәре командалары) катнашты.  Район данын “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 12 егет яклады. Нәтиҗәдә Минзәлә командасы  гомуми зачетта 2 урын алды.

Шулай ук Минзәлә делегациясе ярыш ачылышында тренер Тәнзил Хәмәдиевны 55 яшьлек юбилее белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов һәм тренерлар Рәмзил Бәдриев, Флүр Галиев исеменнән бүләк тапшырды. Бу хакта ярышта катнашкан Минзәлә командасы тренеры Рәмзил Бәдриев хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев