Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә кызы Диләрә Галиева Эльбрус тавының биек ноктасына менде

19 яшьлек Диләрә Галиева Россия һәм Европаның иң биек ноктасына (5642м) менеп, үзенең чыдамлыгын һәм ихтияр көчен сынап карады.

Әлеге мәкаләбез аның бу сынауларны ни рәвешле узуы, таш-тау кыяларының биеклеге һәм чиксез матурлыгы хакында. 

Балачактан ук спортчы
Диләрә 2 нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетына укырга керә. Хәзер ул өченче курс студенты. Спорт белән кечкенәдән үк мавыккан. Спорт аэробикасы белән шөгыльләнгән, Татарстанның җыелма командасында чыгыш ясаган һәм икенче өлкән разряд алган. Мәктәптә укыганда ук ул өч ел рәттән WorldSkills Juniors бәйгесендә «Физик культура, спорт һәм фитнес» компетенциясендә катнашкан, Россиякүләм дәрәҗәгә чыккан. 

Диңгезгә түгел, тауга сәяхәт
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче апасы Роза белән алар Эльбруска сәяхәтне кыштан ук планлаштырганнар. 
—Минем апамның инде Эльбруста булганы бар. Ә минем зур тауларда әлегә тәҗрибәм юк иде. Суда көймәдә йөзеп, елга яры буендагы таулар буйлап кына сәяхәт иткәнем булды. Ләкин биек тауларга мин һәрвакыт сокланып карадым. Алар шундый биек, мәһабәт. Шуңа күрә апам бергәләп сәяхәт итәргә тәкъдим иткәч, каршы килмәдем. Әти-әнием дә ризалашты, — дип искә ала Диләрә ни рәвешле сәяхәткә җыенуын. 

Кырыс һава торышы

Сәяхәтләре 4 августтан 12 августка кадәр бара. Эльбрус тавының биек ноктасына көньяктан — Терскол бистәсе аша менәргә кирәк була. Ләкин биеклеккә менгәнче организмны андагы һава шартларына күнектерү мөһим. Диләрә, апасы һәм алар кебек үк биеклекне яуларга килгән төркемдәшләренә 2100 метр биеклектә яшәп, климатка җайлашу өчен алты көн вакыт бирелә. Төркемдә Диләрә иң яше була, ә иң өлкәннәренә — 65 яшь. Төркем белән гид җитәкчелек итә. 

— Биеклектәге климатның нинди булуын белү өчен безгә көн саен аз булса да күтәрелергә кирәк иде. Менә шунда башланды да инде кемнең ни рәвешле чыдам булуын сынау. Башта безгә 2900 метрга күтәрелергә кирәк иде. Буш кул белән генә түгел, ә аркага эленгән 20 кг лы рюкзак белән. Без шул биеклектә бер төн кунарга тиеш идек. Рюкзакта куну өчен бөтен кирәк-яраклар: палатка, ашамлыклар... Бу биеклектә әле эссе, кояш нык кыздыра. Шуңа күрә кояштан саклаучы киемнәр кияргә, ультрашәмәхә нурлардан саклаучы крем буярга кирәк. Рельф катлаулы, аяк астында эре-эре ташлар. Үзем 50 килограмм авырлыкта, ә рюкзак — 20! Әлбәттә авыр булды. Ә тирә-якта шундый матурлык, хозурланып туеп булмый. Ничек кенә кыен булмасын — мин билгеләнгән җиргә барып җиттем. Бу минем беренче кечкенә генә җиңүем булды, — ди Диләрә сөенеп. 

Киләсе этап тагын да катлаулырак була: юеш үлән һәм ташлар буйлап 45 градус текәлектәге тауның 3600 метрына кадәр күтәрелергә кирәк. 

—Артка борылып карау да коточкыч куркыныч иде... Юеш үләндә бер генә дөрес түгел хәрәкәт ясасаң да, түбәнгә тәгәрәү уеннан йөрәк каты тибә башлый, — ди Диләрә. Шушы этапта аңа тын кысылуны булдырмас һәм темпны киметмәс өчен, адым атлавы белән сулыш алуны җайлаштырырга өйрәнергә туры килә. 

Боз, җил һәм гипоксия

Берничә көннән соң кабат Терскол бистәсенә күчкәч, төркем канат юлы ( тауга алып менүче махсус кабиналар) белән тауның «Гарабашы» станциясенә кадәр күтәрелә (3847 м). Шул ук көнне Диләрә иптәшләре белән 4100 метр биеклеккә кадәр җәяү менә, анда карлы-бозлы өслектә ничек хәрәкәт итәргә, куркынычсызлык техникасы үтәргә өйрәнәләр. Билгеле булганча, тауның астында җылы булса, биеклектә инде — боз һәм кар катламы. 
Иң биек ноктага менгәнче альпинистлар төркеме Пастухов кыялары дип аталган 4700 метр биеклектә янә организм өчен бер сынау ала. 

—Монда һава торышы бик нык үзгәрде: көчле җил исә башлады һәм бик салкын иде. Термокием, флис кофталар, мембраналы чалбар һәм курткалардан тыш, өстән җылы мамык куртка кияргә туры килде. Ә башта — каска. Бу бөтенләй башка дөнья иде — салкын, кырыс һәм шул ук вакытта бик матур. Физик яктан мин үземне яхшы хис иттем, арымадым, ләкин сулыш алырга бик авыр иде. Кислород җитмәү үзен нык сиздерде, күкрәгеңне тутырып сулый алмаудан паника башланды. Ниндидер мизгелдә мине чын курку биләп алды, — ди альпинистка. — Туктап, тынычландым, тын алу ритмын торгызу өчен акрын һәм тирән сулый башладым. Шуннан соң барысы да җайланды һәм мин юлымны дәвам иттем.

Биеклеккә штурм

Һәм менә — ниһаять күптән көтелгән көн: иң биек ноктаны штурмлау көне. Эльбрусның түбәсенә менү өчен төркем төн уртасында таныш, ләкин шул ук вакытта куркыныч маршрут буенча юлга кузгала. Көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта һәрвакыт янәшә булу өчен төркемгә тагын дүрт гид-коткаручы кушыла. Берничә кеше тау авыруы симптомнары башлану аркасында юлын дәвам итә алмый, кире борыла. 
—Иң куркыныч участок — «култыксалар», анда иминият системасы кирәк. «Мин чак кына ычкынып төшеп китмәдем. Ләкин очлы тимер элмәк белән бозга тотынып калдым һәм акрын гына менеп, кире үз юлыма бастым, — дип искә ала Диләрә.


Иң югары — 5642 метр биеклеккә кадәр соңгы этап — «зомби сукмагы». Анда инде арган кешеләр "зомби«лар кебек атлап, соңгы көчләреннән баралар. Шуңа бу сукмак шулай атала.

Соклану һәм горурлык

Менә ул иң югары нокта!


—Башта хисләр ташкыны булды: шатлык яшьләре, соклану! Барысы да фото, видео ясый башлады. Ә аннары миндә «Шуннан нәрсә? Мин шушы кадрларны ясау өчен әлеге катлаулы юлны уздыммы?» дигән фикер туды. Һәм барасыннан да читкә китеп, мин әйләнә-тирәмдәге табигатьне күзәтә, аңа соклана һәм ләззәтләнә башладым. Бу әйтеп бетергесез күренеш. Аста болытлар йөзә, якты һәм шундый якын кояш, хәтта күзлекене дә салу мөмкин түге, тынлык һәм мәһабәтлек, — ди Диләрә хәзер дә тауларга булган соклануын яшерми. — Һәм әлбәттә, үзем өчен горурлану. Монда килгәндә мине «Булдыра алырмынмы?» дигән уй борчый иде. Һәм менә җавап: булдыра алам икән! 
Үҗәтлеге һәм ныклы ихтияр көче өчен Диләрәгә төркемнәрендә «Ныклы ихтияр көченә ия туташ» исеме бирәләр.

Фотолар шәхси архивтан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев