Минзәлә мәчетендә милли һәм дини тематикага кагылышлы күргәзмә-бәйге булды
Балалар һәм яшьләр арасында Коръән уку һәм кул эшләнмәләре конкурсы үткәрелде
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Шушы көннәрдә Минзәлә шәһәре мәчетендә балалар һәм яшүсмерләр арасында дини һәм милли тематикага кагылышлы күргәзмә-бәйге булды. Катнашучылар арасында Коръән уку, “Безнең мәчет” дип аталган рәсем, шулай ук кул эшләнмәләре һәм милли ашлар пешерү буенча конкурс үткәрелде.
Малайлар арасында Коръән уку осталыгын Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков, Минзәлә мәчете мөәзине Ильяс Закиров һәм Яр Чаллы шәһәреннән Җәмигъ мәчете мөгаллиме Мөхәммәт Мөхәммәтов бәяләделәр. Кызлар арасында – район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Фәхрединова һәм Урыс, Бикбау, Югары Тәкермән авыл җирлекләреннән килгән остабикә ханымнар. Рәсемнәр конкурсында җиңүчеләрне билгеләгәндә үзенең эксперт бәясен Балалар сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлеге укытучысы Елена Митюшкина бирде.
Катнашучылар географиясенә килгәндә, бәйгеләрдә үз көчләрен Минзәлә шәһәренең гимназия, 1, 2, 3 нче урта мәктәпләр укучылары, Аю, Дусай-Кичү, Югары һәм Түбән Тәкермән, Гөлек авыл мәчетләренә дини белем алырга йөрүче балалар катнаштылар.
Бәйгеләр белән беррәттән кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә булды. Хуҗәмәттән Ләйсәния Гәрәева, Аю авылыннан Зөлфидә Нәбиуллинаның кул эшләнмәләре әлеге чарага килүчеләрдә зур кызыксыну уятты. Шулай ук бүгенге көндә мәрхүм Зөлфия Мөхәммәтдинова ясап калдырган шамаиллар күргәзмәсе дә булды.
Фотоларны түбәндәге сылтама буенча карый аласыз: Минзәлә мәчетендә бәйге-күргәзмә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев