Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә мәдәни мирас йорты «Татарча диктант» акциясенә кушылды

30 кеше үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерде

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ» 

Минзәлә мәдәни мирас йортында «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе кысаларында масштаблы чара булды. Мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар советы, сукырлар җәмгыяте әгъзалары һәм башка барлык теләүчеләр татар телендә диктант яздылар. 

— Акция ел саен барлык теләгән кешеләр өчен ихтыярый һәм бушлай уздырыла. Аның максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен саклау һәм аны кулланучыларның даирәсен киңәйтү, — дип билгеләп үтте әлеге чарага җыелучыларны сәламләп, Мәдәни мирас йорты мөдире Гөлназ Сизова. 

Диктант язу өчен 19 гасыр танылган татар язучысы, галиме Каюм Насыйриның «Кабуснамә» әсәреннән өзек сайлап алынды. Текстны Гөлназ Сизова укыды. 

Диктант тәмамлаганнан соң, әлеге чарада катнашучылар үзләренең тәэсирләре һәм фикерләре белән дә уртаклаштылар. 

Фиразия Сафиуллина, район ветераннар советы рәисе: 

— Республикаүләм үткәрелүче «Татарча диктант» акциясендә ел саен бик теләп катнашабыз. Җәмгыятебез әгъзалары — өлкән яшьтәге кешеләр, «диктанты ничек язарбыз, хаталар булмасын иде», дип чын-чынлап, дулкынланып әзерләнәләр. Без әле «Татарча диктантны» гына түгел, күптән түгел үткәрелгән «Этнографик диктантны» да яздык. 

Лидия Фатхутдинова, район сукырлар җәмгыяте әгъзасы: 

— Минем үзем рус милләтеннән, ирем татар милләтеннән булды. Берничә ел элек мәчеттә үткәрелгән татар теленә өйрәтү максатыннан үткәрелгән курсларга да йөрдем. Диктант өчен текст бик тә мәгънәле, кызыклы булды. 

Луиза Хәйруллина, район мәдәният сарае директоры: 

— Бүгенге чараны бик тә әһәмиятли, дип саныйм. Шәхсән үзем дә, күп кенә хезмәттәшләрем акциядә бик теләп катнаштык. Туган телебез — татар телен никадәр камил дәрәҗәдә белүебезне тикшердек. 

Зөфәр Сафиуллин: 

— Бүген тормыш иптәшем, Кадрәк авыл мәдәният йорты директоры Фирдания Сафиуллина белән килдем. Бик тә әһәмиятле, туган телебезне саклауга юнәлдерелгән чара булды. 

Венир Сизов: 

— Соңгы тапкыр диктантны моннан 25 еллап элек язганмын. Шуңа бүген язу җиңел булды, дип әйтмәс идем. Ә икенче яктан, диктант вакытында үземне мәктәп елларына кайткан кебек хис иттем. Алдагы елларда да катнашырга планлаштырам. 

безнең өстәмә 

Районда «Татарча диктант» акциясенә белем бирү учреждениеләре, авыл мәдәният йортлары да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев