Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә мәдәни мирас йортында 5 районнан мәдәният хезмәткәрләре өчен чаралар узды

«Таткультресурсүзәк» ДБУ вәкилләре эшлекле уен һәм практик семинар үткәрделәр

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Алдарак хәбәр иткәнебезчә, бүген Минзәлә районында «Мәдәни десант» кысаларында берничә чара узды.

Дәвек авыл клубында узган семинардан соң, чара кысаларында эш Минзәлә мәдәният учреждениеләрендә дәвам итте.

Мәдәни мирас йортында Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман районнары мәдәният-ял итү учреждениеләре һәм балалар сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләрен Минзәлә районы милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре башкаруында музыкаль номерлар һәм мичтә пешерелгән тәмле коймаклар белән каршы алдылар.

Мәдәни мирас йортында кунаклар 1 нче урта мәктәп укучылары өчен традицион мари орнаменты буенча мастер-класс белән таныштылар, аны Калтак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәрде.

— Шәһәр мәктәпләре укучылары милли-мәдәни берләшмәләр үткәргән чараларга бик теләп йөриләр, — дип билгеләп үтте Минзәлә мәдәни мирас йорты мөдире, Татарстан халыклары ассамблеясенең Минзәлә районындагы вәкиллеге җитәкчесе Гөлназ Сизова.

Минзәлә районы сукырлар җәмгыяте рәисе Фидалия Шәймәрданова һәм район инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Вера Сидорова әлеге оешмалар әгъзаларының махсус хәрби операциядә катнашучыларга ничек актив ярдәм итүләре турында сөйләделәр.

Аннары тарих фәннәре кандидаты, «Таткультресурсүзәк» ДБУнең традицион мәдәниятне өйрәнү һәм саклау бүлеге мөдире Людмила Кузнецова муниципаль мәдәният учреждениеләрендә матди булмаган этномәдәни байлык объектларын теркәү, өйрәнү һәм популярлаштыру методлары буенча семинар үткәрде.

— Бездә республикада 170тән артык халык вәкилләре яши. Быел Россия халыклары бердәмлеге елы билгеләп үтелә. Әлеге халыкларның һәрберсенең гореф — гадәтләрен, мәдәниятен, көнкүрешен өйрәнү аерым әһәмияткә ия, – диде ул «Минзәлә-информ» белән әңгәмәдә.

Семинар кысаларында Минзәлә районы вәкиле — Югары Тәкермән мәдәният йорты директоры Алинә Якиева «Самовар яңарту» йоласы белән таныштырды. Аның презентациясе Людмила Кузнецова тарафыннан югары бәяләнде.

Мәдәни мирас йортының актлар залында мәдәният хезмәткәрләре өчен эшлекле уен узды.

— Чараның төп максаты урыннардагы мәдәният хезмәткәрләреннән кире элемтә алу иде. Безгә аларның көндәлек эшләрендә очраша торган бурычларны хәл иткәндә әзерлек дәрәҗәсен белү мөһим. Районнарның мәдәният учреждениеләрендә компетентлы белгечләр эшләвен күрү сөендерә, — дип билгеләп үтте «Таткультресурсүзәк» ДБУ нең халык иҗатын үстерү буенча директор урынбасары Эльвина Якупова.

Шулай ук «Мәдәни десант» кысаларында Минзәлә үзәк китапханәсендә һәм туган якны өйрәнү музеенда чаралар узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев