Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә мәдәни мирас йортында әниләр көненә багышланган чара үтте

Җыр-моң, нәсыйхәтьле сүзләр белән үрелеп барган кичә аны карарга килүчеләрдә бик җылы тәэсирләр калдырды.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә мәдәни мирас йортында район ветераннар мәдәни берләшмәсе каршында “Җәннәт –әниләрнең аяк астында” дигән кичә үткәрелде.

Чара барышында аның алып баручысы, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Фәхретдинова ата-аналар һәм балалар хакы, әниләрне хөрмәтләү турында үтемле һәм эчтәлекле вәгазьләр сөйләде, хәдисләрдән һәм риваятьләрдән мисаллар китерде.

Лениза Якиева, Зөләйха Гыйләҗева моңлы җырлар, мөнәҗәтләр башкардылар. Нәкирә Лотфрахманова һәм Раушания Гимаева-Титова үзләренең әниләргә багышланган шигырьләрен укып күрсәттеләр.Мөслимә Гайниева сәнгатьле итеп сөйләп күрсәткән Рифә Рахманның “Мөнәвәрә. Бәрәңге һәм балалар” әсәре дә беркемне дә битараф калдырмады.

Әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтен белдереп ветераннар мәдәни берләшмәсе рәисе Фиразия Сафиуллина:

- Алга таба да мәдәни мирас йортыбызда, ветераннар мәдәни берләшмәсендә шушындый чаралар үткәрелеп киләчәк. Үзегез белән якыннарыгызны, бигрәк тә балаларыгызны да чакырыгыз, урын һәркемгә җитәрлек. Шушында әйтелгән тирән мәгънәле тәрбияви сүзләрне, өлкәннәрнең уңай тәҗрибәсен алар да отып алсалар, барыбызга да яхшы булыр, - дип искәртте.

Кичә ахырында килгән кунаклар арасында мобилизацияләнгән якташларга ярдәм җыю да оештырылды. Шулай ук традиция буенча мул өстәл әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев