Минзәлә мәдәни мирас йортында туган телгә багышланган чара булды
Гимназия укучылары табышмаклар да чиштеләр, урама да пешерделәр
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
21 февральдә билгеләп үтелүче Халыкара туган тел көне уңаеннан Минзәлә мәдни мирас йортында «Туган телем — Тукай теле» дип аталган чара булды. Әлеге чарага татар теле укытучысы Гөлнара Заһриева һәм тәрбия буенча киңәшче Диләрә Федотова белән берлектә Минзәлә шәһәре гимназиясенең 7А сыйныф укучылары килде.
Минзәлә мәдәни мирас йорты мөдире, Минзәлә районында Татарстан Халыклар ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе Гөлназ Сизова балаларны ассамбеля тарафыннан алып барылучы эшләр белән таныштырды.
Чараны Дусай-Кичү авылы клубы мөдире Гөлнара Гайсина алып барды. Ул балаларга туган телгә кагылышлы табышмаклар, мәкальләр әйтте, милли уеннар үткәрде. Шулай ук районның күренекле мәдәният әһелләре Раушания Гимаева-Титова һәм Лениза Якиева иҗади номерлар белән чыгыш ясап, балаларга туган телне белүнең, саклауның мөһимлеге турында үтемле сүзләрен әйтеп, төпле киңәшләрен бирделәр. Дусай Кичү авылы клубы каршындагы «Умырзая» җыр-бию ансамбленә йөрүче Рәйсә Шиһапова башкаруындагы «чабаталы бию» дә бәйрәмгә ямь өстәде.
Гимназия укучылары бик зур кызыксыну белән Гөлнара һәм Рәйсә апалары оештырган кулинар мастер-класста да катнаштылар, татар халкы ризыгы «ураманы» пешерү серләрен белделәр.
Кызыклы очрашу чәй табыны артында тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев