Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә мәдәни мирас йортында Хиҗаб көненә багышланган чара үтте

Мәҗлестә авыллардагы мөслимәләр берлеге җитәкчеләре, мөгәллимәләр, шәкертләр, гимназия укучылары, эшмәкәрләр, театр артистлары (мәчет шәкертләре) катнашты.

Иң матур милли кием, заманча мөслимә киеме, борынгы татар хатыннарының киемнәре буенча бәйгеләрнең җиңүчеләре мәчет исеменнән бүләкләнделәр.

«Ничек мин яулык кидем» дигән темага ханымнар истәлекләре белән уртаклаштылар. Бәйгеләр һәм чыгышлар викторина сораулары белән аралашып бардылар.

«Яулык — хатын-кызның күрке, шулай ук әдәп, сабырлык, тыйнаклык — хатын-кызның күрке» темаларына мөнәҗәт әйтүчеләрнең чыгышлары мәҗлескә ямь өстәп тордылар. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев