Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минзәлә мәдәният хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәйрия концертларында 78 мең сумнан артык акча җыйды

Җыелган акчалар Минзәлә районы фонды счетына күчерелде.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

9-25 ноябрь көннәрендә Минзәлә районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән хәйрия концертлары оештырылды.

Гөлчәчәк Габдрахманова, Минзәлә шәһәренең Мәдәният сарае директоры:

—Бүгенге гадәти булмаган вакытта, ягъни махсус хәрби операция барган чорда, берәү дә ваемсыз гына читтән күзәтеп тора алмый. Үз Ватанының чын патриотлары алгы сызыктагы ир-егетләребезгә, үз тормышлары бәрабәренә нацизмга каршы көрәшүчеләргә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Без, мәдәният хезмәткәрләре дә, бу игелекле эшкә үз өлешебезне кертергә теләп, хәйрия концертлары оештырдык. Һава торышының көйсезлекләренә карамастан, планлаштырылган «Тизрәк әйләнеп кайтыгыз» хәйрия концертлары 6 авылда узды. Тамашачылар алдында чыгыш ясаганда, без кешеләрнең ярдәм итәргә теләкләре булуын, ә иң мөһиме, аларда егетләребезнең тизрәк үз туган йортларына кайтачакларына һәм, һичшиксез, җиңү белән кайтачакларына ышанычлары зур икәненә тагын бер тапкыр инандык. 

Нәтиҗәдә, хәйрия концертларында 78100 сум акча акча җыелды. Ул акчалар Минзәлә муниципаль районы фонды хисабына күчерелде. Бүгенге көндә исәп-хисап счеты ачык һәм, әгәр дә махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, шулай ук фондка акча күчереп, үз өлешен кертә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев