Минзәлә мәктәп-интернаты 75 еллык юбилеен билгеләп үтте
Бәйрәм чарасы С.Өметбаев исемендәге драма театры бинасында үтте.
Мәктәп коллективын юбилейлары белән котларга килүчеләр бик күп иде ул көнне.
Тантана залына узганчы, һәр килгән кунак фойеда әлеге мәктәптә тәрбияләнүче балалар һәм аларның оста педагоглары ярдәме белән ясаган кул эшләнмәләре, үзләрендә җитештерелгән төрле продукцияләр белән танышырга мөмкин иде.

Мәктәп коллективын, ветераннарны район башлыгы Айдар Салахов исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова котлады. Авыр тормыш хәленә юлыккан, сәламәтлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүдә үзләреннән зур көч куйган мәктәп директоры Нурхади Гильфановка, педагогларга һәм хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Хезмәтләре белән аеруча аерылып торучыларга район башлыгының Рәхмәт һәм Мактау хатларын тапшырды.

ТРның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова да министр исеменнән мәктәп коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде, мәктәпнең соңгы еллардагы уңышларын – сыр ясау буенча хәтта Россиянең рекордлар китабына керүләрен әйтеп үтте, зур уңышларга ирешкән педагогларга, шул исәптән мәктәп директорына да ТР Мәгариф министрылыгының төрле дәрәҗәдәге бүләкләрен тапшырды.

Юбилей чарасының исеме “Үзгәреш җиле” дип атала. Һәм бәйрәм программасы да мәктәпнең тарихына бәйләп төзелгән иде. Төрле еллар дәвамында җитәкчелек иткән, бүген инде безнең арада булмаган директорларның, урынбасарларның, педагогларның исеменәре хөрмәт белән искә алынды. Шулай ук биредә укучы балалар өчен әлеге бинаның мәктәп кенә түгел, ә өй булуын да аңлап алган һәм уку, яшәү өчен уңайлы итүдә зур өлеш кертүче кешеләрнең дә исемнәре дә сәхнәдә яңгырады. Алар арасында төрле елларда җитәкчелек иткән район башлыкларын, бүгенге көндә “Челтәрләр компаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, попечительләр советы рәисе Гүзәлия Әхмәдиева да бар.

Мәктәп-интернатның ярдәм кулы сузучы, үз белемнәре, идеяләре, ресурслары белән уртаклашучы дуслары күп. Гомумән, бу көнне мәктәп коллективы адресына, ветераннарына бик күп котлау сүзләре белән беррәттән рәхмәт сүзләре дә яңгырады. Кунакларның берсе дә буш кул белән килмәгән иде. Ә шулай да, мәктәп коллективы өчен иң зур бүләк ул чыгарылыш укучыларыннан яңгыраган рәхмәт сүзләре булгандыр.. Бәйрәмдә алар да бар иде. Ә килә алмаганнар видеокотлау яздырып җибәргәннәр.
Тәбрикләүләр коллективның талантлы педагоглары, балалар һәм артистлар чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев