Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә мәктәп-интернатында «Мөмкинлекләр фестивале» узды

Узган ел белән чагыштырганда быел фестивальдә катнашучылар саны ике тапкырга арткан.

Бүген Минзәлә мәктәп-интернат базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты кысаларында «Мөмкинлекләр фестивале» узды.


Чарада Минзәләдәнең социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләреннән, мәгариф оешмаларыннан һәм Әлмәтнең Русс-Акташ мәктәп-интернатыннан, Тукай районы Теләнче-Тамак мәктәп-интернатыннан төрле яшьтәге кешеләр үзләрен сабын ясау, сәйләннән эшләнмәләр үрү, пластилин, төймәләр белән картина ясау, нәфис сүз, җыр, бию сәнгатендә үз осталыкларын сынап карады. 


Фестивальне ачу тантанасында сәламләү сүзе белән катнашучылар алдында Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлегенең әйдәп баручы белгече Илнур Галимҗанов, «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» АКБОның мәгариф өлкәсендә проектларны үстерү юнәлеше җитәкчесе Аделя Исхакова, Минзәләдәге десантчылар союзы җитәкчесе Эдуард Ягафаров чыгыш ясадылар. 


Илнур Галимҗанов билгеләп үткәнчә, быел республикада узучы әлеге фестивальдә катнашучылар саны ике тапкыр арткан — 700 кеше, 300 кеше — ирекле рәвештә катнашырга теләк белдергән (добровольцы), аларны фестивальгә 100 педагог-остаз әзерләгән. Бу фестивальнең чыннан да мөһим һәм кызыклы булуын күрсәтә.
Эдуард Ягафаров үз чыгышында Минзәлә районының, шул исәптән мәктәп-интернатның СВОдагы егетләргә гуманитар ярдәм җибәрүдә зур ярдәм күрсәтүләрен әйтеп узды. Мәктәп директоры Нурхади Гильфановка Татарстан Десантчылар Союзының «Россия патриоты» медален тапшырды. 


Чара программасында 9 компетенция буенча биремнәр булды. Катнашучы һәркем һөнәри күнекмәләрен, осталыгын күрсәтте. Фестивальдә катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәтү өчен күп көч куйдылар.


Чара йомгаклары буенча катнашучыларга, аларны әзерләгән җитәкчеләргә һәм эшләргә бәя бирүче экспертларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев