Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә мәктәп-интернатында Россия халыклары бердәмлеге һәм Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына старт бирелде

Чара, һәрвакыттагыча, тантаналы шартларда үткәрелде.

Актлар залында балалар концерт күрсәттеләр, шунда ук балалар, хезмәткәрләр кулы белән эшләгән күргәзмә урнаштырылган иде. 
Кульминацион нокта, әлбәттә, хәрби частьтан кайткан рәхмәт хатларын тапшыру булды. Махсус хәрби операциядә сугыш хәрәкәтләре алып баручы частьлардан Рәхмәт хатлары алып кайтуны якташыбыз, Халык фронтының төбәктәге вәкиле, даими төстә районда җыелган гуманитар йөкне фронтка алып баручы Рәүф Низаметдинов оештырды.

Аның белән коллективны зурларга — Тигран Петин, махсус хәрби операция ветераннар Советы рәисе урынбасары, сугыш хәрәкәтләрендә полк командиры урынбасары буларак катнашкан, Марсель Хәкимов, медицина хезмәте лейтенанты, хәрби табиб — килгән иде.
Мактау кәгазен хезмәткәрләр генә түгел, челтәр үрүдә актив булган балаларга да тапшырдылар.


Мәктәп директоры Нурхади Гыйльфанов мәктәп территориясендә урнашкан окоп шәмнәре, окоп өчен кечкенә мич ясау урыннарын күрсәтте,осталар белән таныштырды. Учак, мич ягу өчен кулланырга коры яфрактан брикет ясау цехын күрсәтте. Татарстан мәктәпләрендә эксклюзив җитештерү цехы бу.
Мәктәп балары спорт, театр студияләрендә бик теләп катнашалар, ВИА оештырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев