Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә медицина училищесын тәмамлаган Илназ Вәҗетдиновны Актанышта бүләкләделәр

Хәзер ул рентген-лаборант булып эшли

13 декабрьдә Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Алдынгылар слеты узды. Ул районның иң яхшы хезмәтчәннәрен хөрмәтләүгә багышланды. 

— Тантанада минем яраткан Илназ абыем да катнашты. Абыем Минзәлә медицина училищесын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, армиядә десантчы булып хезмәт итеп кайтты. Бүген Актаныш хастаханәсендә рентген-лаборант булып эшли. Ул тырыш, акыллы, намуслы, йомшак күңелле. Үз эшен җиренә җиткереп башкара. Хезмәттәшләре дә аны хөрмәт итә. Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов абыема бүләк тапшырды, үз эшенә тугрылыклы булуы өчен рәхмәт белдерде, — дип «Минзәлә-информга» хәбәр итте Минзәлә шәһәре, 1нче мәктәп, 9 М сыйныф укучысы Тимур Вәҗетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев