Реклама
Көн темасы
«Минзәлә»-»Мензеля» редакциясе - Татарстанда куллану грамоталылыгын арттыру буенча иң яхшысы
Республика конкурсына йомгак ясалды
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ" "Татмедиа" АҖ "Минзәлә-информ" филиалы кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча VI республика конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде. "Татарстан Республикасында гражданнарның куллану грамоталылыгын арттыру буенча иң яхшы ММЧ редакциясе" номинациясендә җиңү турында диплом ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә узган бүләкләү тантанасында тапшырылды. Конкурста җиңүче журналистлар белән турыдан - туры диалог форматында узган тантаналы чарада "Татмедиа" республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, КФУның милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, юридик фәннәр кандидаты Юрий Митюшкин катнаштылар. Котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, алар шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча теләкләрен җиткерделәр, әлеге эшнең практик әһәмиятен билгеләп үттеләр.
Фотолар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев