Минзәлә мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үттеләр
Хөтбә мөселман кешеләренең Аллаһы Тәгалә, үзләре һәм җәмгыять алдындагы бурычлары, шулай ук шөкрана кылып яшәү темасына багышланган иде
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Мөселман дөньясында иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен Минзәлә мәчетендә дә билгеләп үттеләр. Елдагыча, бәйрәм намазында катнашу һәм хөтбә тыңлап, үгет-нәсыйхать туплау өчен күпсанлы шәһәрдәшләр килгән иде.
Котлау сүзләре белән мөрәҗәгатендә район башлыгы Айдар Салахов:
— Мәчетебезгә йөрүче мәхәллә әһелләре районыбыз тормышында актив катнашалар, бергәләшеп күп кенә матур эшләр башкарыла, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга мөмкин булганча ярдәм итәбез. Алга таба да әлеге бердәмлекне югалтмыйча, районыбыз яшәеше өчен эшләргә язсын, — дип билгеләп үтте.
Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков үзенең хөтбәсендә ислам диненең олуг гыйбадәте булган Хаҗ гамәле, корбан чалу тәртибе турында тәфсилләп аңлатты. Шулай ук мөселман кешенең гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан роле, Аллаһы Тәгалә, үзе һәм янәшәдәге кешеләр алдында нинди бурычлары булуы турында да билгеләп үтте.
Хөтбәнең мисалга риваятьләр китереп, шөкрана кылып яшәүнең мөһимлегенә багышланган өлешен безнең «Мензелинск news — Мензеля онлайн» ВКонтакте төркемендәге, телеграм-каналындагы видеоязмадан карап танышырга була. Күп кенә райондашларыбыз Корбан гаетен ничек билгеләп үтүләре турында фикерләре белән дә уртаклаштылар. Алар белән район газетасының алдагы санында таныштырырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев