Минзәлә муниципаллары коллегалары белән өстәл буенча тенниста ярыштылар
Барлыгы 36 команда катнашты
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Мамадыш шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Минзәлә районын данын район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев, Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге баш белгече Рәзилә Адиева якладылар (команда җитәкчесе – район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин).
Безнең команда киеренке уеннар нәтиҗәсендә Татарстанның 36 муниципаль командалары арасында беренче унлыкка керде.
1 фото - Минзәлә районы командасы; 2 фото - Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев