Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә муниципаллары Татарстан спартакиадасында катнаштылар

Кукмарада Татарстан муниципаль хезмәткәрләре арасында өстәл теннисы буенча спартакиада үткәрелде

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Әлеге ярышта Минзәлә данын район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин, Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова һәм Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча алар беренче унлыкка керделәр.

Моңа кадәр район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, район җир-милек палатасы җитәкчесе Роберт Шакиров, район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин район җир-милек палатасы баш белгече Рамил Мөхәммәдиев, Наратлы-Кичү авыл җирлеге башлыгы Илнар Вәлиев һәм Иске Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакиров Спартакиада кысаларында Байлар Сабасында мини-футбол буенча ярышта катнаштылар.

- Алга таба йөзү, бадминтон, шахмат һәм эстафета буенча ярышлар үткәреләчәк, безнең район вәкилләре аларда да катнашачак, - дип хәбәр итте Фаяз Хизбуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев