Минзәлә осталары Татарстанның чигелгән картасын ясауда катнаштылар
Уникаль проект киң җәмәгатьчелеккә Болгарда тәкъдим ителде.
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Бөтен республика оста куллары белән беррәттән Татарстанның чигелгән картасын ясауда минзәләлеләр дә катнашты. Әлеге масштаблы картада һәр район милли бизәкләр белән ясап күрсәтелгән иде. Шулай ук һәр район милли чигүле тастымаллар да тәкъдим итте.
Минзәлә районыннан картаның өлгесен һәм рәсемен Балалар иҗат йорты укытучысы Елена Митюшкина ясаган иде, ә чигүне Югары Тәкермәннән Фәрүсә Юмаева (төп фото) һәм Миләүшә Сәхапова (астагы фото) башкарып чыкты.
Узган якшәмбедә Болгарда «Яңарыш. Эпос заманча укылышта» фестивале кысаларында карта киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Әлеге чарада ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин чигелгән карта ясаучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
— Бездән Фәрүсә Юмаева гына барды, үз сәбәпләре аркасында баралмаган Миләүшә Сахаповага рәхмәт хатын соңрак тапшырылачак. Рәссам Елена Митюшкина да аерым бүләкләнәчәк, — дип «Минзәлә-информ» га хәбәр итте Минзәлә район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова.
Фотографияләр Минзәлә район мәдәният сарае архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев