Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә-Палестина: ерак араның якынаю мизгелләре

Чынлап та Минзәләне зур дәрәҗәдәге кунакларга күрсәтерлек урыннарыбыз бар хәзер.

Илдус Шаһиев, Минзәлә - информ
Үткән ял көннәрендә Минзәләгә Палестинаның Хеврон шәһәре губернаторы Аль Бакри җитәкчелегендәге делегация Минзәләдә булып китте. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов каршы алды һәм озатып йөрде. Делегация Дамир Каюмовның мебель фабрикасында булып җитештерү һәм логистика технологиясе белән танышты. Фирма әлегә безгә әлегә пресс- релиз бирмәде. Анда катнашкан район вәкилләре сүзләренчә, очрашуда хезмәттәшлек хакында да сүз барган.
Соңыннан музей җитәкчесе Лариса Карамова кунакларга экскурсия үткәрде.
Лариса Карамова, Минзәлә туган як музее җитәкчесе:
-Кунаклар шәһәрнең иске өлешен бик игътибар белән карап йөрделәр, Ленин исемендәге парк һәм яр буеның нинди шартларда яңартылуы, гомумән ,тарихыбыз хакында мәгълүматны алар бик кызыксынып тыңладылар.
Делегация составында Татарстанның мәдәни байлык объектларын саклау үзәге җитәкчесе Иван Гущинның булуы да Минзәләбезгә республика җитәкчелеге тарафыннан игътибар артуы хакында сөйли.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев