Минзәлә педагогия көллияте Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чараларны башлап җибәрде
Районга Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре килде
Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә герой-шагыйрьнең тууына 120 ел һәм аның мемориаль музеена 55 ел тулу уңаеннан «Гомерем минем моңлы бер җыр иде», дип аталган чара булды.
Актлар залында узган әлеге чара алдыннан килгән кунаклар әлеге уку йортында урнашкан Муса Җәлилнең мемориаль музей белән таныштылар. Мемориаль музей мөдире Энҗе Данилова аның тарихы, бүгенге көне, кызыклы экспонатлары белән таныштырды.
Музейга нигез салган Васил Хадиевның кызы, үзе дә аны озак еллар дәвамында җитәкләгән Алсу Григорьева да үз истәлекләре белән уртаклашты. Район мәдәни тормышының күренекле вәкилләре Раушания Гимаева-Титова герой-шагыйрьгә багышланган шигырен укыды, ә Лениза Якиева мандолинада уйнады.
Актлар залында исә Муса Җәлил биографиясенең Минзәлә белән бәйле өлешенә багышланган концерт номерлары белән үрелеп барган чара булды.
Килгән кунакларны шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева сәламләде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов:— Быел герой-шагыйребез Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан багышланган чараларны нәкъ менә Минзәлә ачып җибәрә, — дип искәртте.
Татарстан Язучылар Берлеге җитәкчесе урынбасары Факил Сафин үзенең Минзәлә педагогика көллияте укытучылары турында истәлекләре белән уртаклашты, Муса Җәлил шәхесенең татар әдәбияты тарихында зур урын алып торуын билгеләп үтте.
Чара барышында Муса Җәлил исемендәге мемориаль музейның элеккеге мөдире Алсу Григорьевага Рәхмәт хаты тапшырылды. Ул үз чиратында музейга педагогия көллиятенең элеккеге укучысы, «Алмаз-Холдинг» ҖЧҖ генераль директоры Фәрит Гомәров исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Концерт номерлары белән Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары, VIII «Җәлил укулары» халыкара шигырьләр бәйгесе җиңүчесе Искәндәр Иванов, район мәдәният сараеннан Чулпан Әдиятуллина,Минзәлә педагогия көллияте рус теле укытучысы Ландыш Хөснетдинова, гимназиядән Ленар Миңнемуллин җитәкчелегендәге «Сәйяр» театраль төркеме чыгыш ясадылар.
Чара Муса Җәлилнең педагогия көллиятендәге бюстына чәчәләр салу җелән тәмамланды.
Аннан соң катнашучылар Муса Җәлил паркындагы герой-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк салуга юнәлделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев