Минзәлә педагогика көллиятендә «Әдәби табышмак» бәйгесе үткәрелде
Командалар үзләренең эрудицияләрен һәм иҗади осталыкларын күрсәттеләр
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм студентлары арасында «Әдәби табышмак» республика бәйгесе узды.
Бәйге башланыр алдыннан килгән кунакларны, катнашучыларны Минзәлә педагогия көллияте директоры Гөлназ Хәлиуллина сәламләде, ә уку йортының талантлы студентлары татар биюен башкардылар, Туфан Миңнуллинның «Җен алыштырган» әсәреннән өзек (сценарийны адаптацияләде һәм куйды — Илфания Галиева) сәхнәләштерделәр.
Конкурс 5 турдан торды. Аларның дүртесендә укучылар да, укытучылар да башта аерым, аннан бергәләшеп төрле сорауларга җавап биреп, үзләренең татар әдәбиятын белү дәрәҗәсен тикшерделәр.. Ә соңгы, 5 нче турда, командалар үзләренең сәхнә осталыкларын тәкъдим иттеләр.
Барлык биремнәрне үтәп чыкканнан соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде: «Яшьлек» (Әлмәт политехника техникумы), «Хуҗалар» (Минзәлә педагогия көллияте), — 1 урын, «Икътисадчылар» (Яр Чаллы технология техникумы) — 2 урын, «Чулман» (Алабуга политехник көллияте), «Ватан саклаучылары» (Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы) — 3 урын яуладылар. Аларның һәркайсына дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Шулай ук бәйгене оештыруда һәм актив катнашканнары өчен жюри әгъзалары, педагогия көллияте укытучылары Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Форсаттан файдаланып, жюри әгъзасы —КФУ Алабуга институтыннан Гомәр Даутов бәйгедә катнашучы студентларга кыскача гына әлеге уку йорты хакында мәгълүмат җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев