Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә православие динен тотучылар Раштуаны бәйрәм итә

Никольский кафедраль соборында бәйрәм литургиясе булды.

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Никольский кафедраль соборының гыйбадәт кылуны алып барган иерей Роман Храмутичев килүчеләрне якты бәйрәм белән котлады. Ул Ватаныбыз һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен догада булырга кирәклеген билгеләп үтте,  аларның туганнарына һәм якыннарына игътибарлы булырга өндәде.

- Бу изге көннәрдә сезгә җан һәм тән сәламәтлеге, бәхет һәм шатлык, иминлек һәм яхшылык телибез! Бигрәк тә бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезне, аларның  туганнарын һәм якыннарын котлыйсы килә!!! Солдатларга ныклык, батырлык һәм какшамас иман телибез! Ә аларның туганнарына - Аллаһыга ялкынланып дога кылу, сабырлык һәм өмет. Һәм, әлбәттә, безнең ир-егетләребезне исән-сау итеп,  намус һәм шатлык белән каршы алуны!!!, - дип язылган иде ВКонтактедагы  Никольский Собор сәхифәсендә Никольский кафедраль соборы настоятеле иерей Роман Храмутичев һәм Казан Богородица чиркәве настоятеле иерей Евгений Лазаревның уртак котлавында.

Традиция буенча, гыйбадәткә килүчеләрне бәйрәм белән  собор каршындагы якшәмбе мәктәбе укучылары да котлап чыгыш ясады.

Безнең өстәмә

Иерей Роман Храмутичев хәбәр иткәнчә, киләсе атнада Минзәләгә Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның визиты көтелә, ул Никольский кафедраль соборында гыйбадәт үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев