Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы авыл хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты

Район башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков авыл хуҗалыклары формированиеләрендә булып, уҗымнарның торышы, язгы кыр эш барышы белән танышып чыктылар

Уҗымнарның торышы белән танышу Иркәнәш җирлегендәге Кызыл Төбәк янындагы басудан башланды. Әлеге басуда «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе Султан сортлы көзге бодай чәчкән булган, тамыр системасы яхшы күренде. Бирегә килгән «Әнәк» агрофирмасы генераль директоры Фаил Газетдинов быел бүлекчә басуларында соя чәчеп үстерү, аны экспортлау планнары белән уртаклашты.

«Калморза» дагы Московская 56, «Заиковский» һәм «Мензелинские зори» дагы Скипетр сортлы көзге бодайлар да яхшы кышлаган. Хәзер һәр хуҗалыкта уҗымнарны тукландыру, алга таба чүп үләннәренә, корткычларга каршы көрәш бурычы тора. Әлбәттә инде, чәчү килеп җитте, оптималь срокларда, барлык технологияләрне саклап, һава торышы шартларын исәпкә алып, аны да башкарып чыгарга кирәк.

Район башлыгы «Август — Мензелинск» ның Степановкадагы терлекчелек комплексында да булып, аларда малларны асрау шартлары, сөт савымы күләме белән танышты. «Август-Мензелинск » җитәкчесе Рөстәм Исламов хуҗалыкның чәчүне башлавы, быелга планнары турында сөйләде.

Авыл җирлекләренә чыккач, район башлыгы авыл җирлекләренең төзеклегенә, аларның социаль инфраструктурасына да игътибар итә. Бу юлы да ул җирлек башлыкларына санитар икеайлык кысаларында чисталыкны тәэмин итү, 9 май бәйрәменә әзерләнү, зиратларда өмәләр үткәрү, юл кырыйларын чиста тоту, баганаларны буяу буенча бурычлар куйды.

Авыл хуҗалыгы формированиеләре эшчәнлеге белән танышуда район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Нияз Габдуллин да катнашты. Ул терлекчелек фермаларында биологик куркынычсызлык кагыйдәләрен даими рәвештә үтәргә кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев