Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә район Советы депутатлары Марат Кәримовны район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайладылар

Район Советының чираттагы утырышында бер генә мәсьәлә каралды.

Илдус Шаһиев, Минзәлә — информ

Советның үткән утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе урнына конкурс игълан ителгән иде. Бу урынга дәгъва кылып, алты кеше гариза — документлар тапшырган. Конкурс комиссиясе рәисе — Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев депутларга конкурста катнашу хокукына дүрт кеше кертелүен хәбәр итте: Марат Кәримов, Егор Юдин, Александр Рязанов, Рамил Шәйсуваров. Алар районның киләчәк социаль — экономик үсешенә үз карашларын белдереп чыгыш ясадылар. Депутатлар һәр кандидатның чыгышын игътибар белән тыңлады.

Утырышта катнашкан 34 депутатның 33 үз тавышын Марат Кәримовка бирде. 

Шулай итеп район башкарма комитет җитәкчесе итеп Марат Кәримов билгеләнде.

Азат Хамаев һәм Айдар Салахов башка чыгышларда яңгыраган кызыклы тәкъдимнәрне өйрәнергә, мөмкин булганнарын кулланышка алырга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев