Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә район Советының чираттагы утырышы үтте

Бүген район хакимиятенең яңартылган утырышлар залында район Советының чираттагы утырышы үтте.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Аның эшен район башлыгы Айдар Салахов алып барды.
Утырышның көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды.


Беренче мәсьәлә буенча районның бюджет- финанс палатасы рәисе Ландыш Кондратьева чыгыш ясады. Ул муниципаль усрежденияләрнең 2022 елдагы бюджеты һәм җыелма бухгалтерия хисабы буенча мәгълүмат җиткерде.


Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә Урыс авыл җирлегенә караган Гөлек авылы янындагы торак төзелеше өчен алынган җирләрне яңадан авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә кайтарылганга, Гөлек авылының Генераль планына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы иде. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова хәбәр итте.

Реклама


Утырыш эшендә Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев катнашты һәм чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев