Минзәлә районы аксакаллар шурасы рәисе күчмә утырышта катнашты
Чаралар Әтнә, Арча, Кукмара районнарында узды.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә районы аксакаллар шурасы рәисе, Усай авылы имам-хатыйбы Мирзаһит хәзрәт Галиев ( төп фотода сулдан беренче) Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Аксакаллар шурасының күчмә утырышында катнашты. Күчмә утырыш ике көн дәвам итеп, Әтнә, Арча, Кукмара районнарында узды.
- Утырышта район җитәкчелеге, дин әһелләре белән берлектә мәктәп һәм балалар бакчаларында хәләл туклануны оештыру, районнарда дини-туристик маршрутлар булдыру, зыярат тәртипләрен саклау, борынгы каберлекләрне барлау мәсьәләләре каралды, -дип хәбәр итте Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев