Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы Әтрәкле авылында яшәүче Мирзагали абый Хаматвалиев 93 яшен егетләрчә яхшы кәеф белән каршылый

Әле бүген дә Мирзагали абый үзенең төзек хуҗалыгында, рәхәтләнеп үзе утыртып үстергән алмаларын җыеп, бакчасын тәртипләп йөри.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Бүген тыл ветеранының туган көне уңаеннан авыл китапханәчесе Илүзә Солтангалиева аларда кунакта булып, Мирзагали абый хакында бик матур гына язма әзерләде.

–Күңеле көр, сәламәтлеге – Аллага шөкер.Үзенең яшәү гомерендә бик күпне күрергә туры килгән аңа : ачлыгын да, ятимлеген дә, авыр тормыш нужасын да. Әкренләп тормышлар көйләнгән, Миңнесафа апа белән 2 кыз һәм 2 егетне табып үстерәләр алар. Аяусыз тормыш аның гаиләсен тагын ятим итә. Бикбау авылыннан алып кайткан Асия апа белән яңадан тормышлар бөтенәеп китә. Гомере буе колхозда бик җаваплы эшләрне башкара Мирзагали абый. Авылларга су кертү эшендә башлап йөри. Бик күп еллар мактаулы игенчебез комбайнчы да булган. Кайда гына эшләсә дә, авылдашлар, җитәкчеләр алдында да йөзе якты Мирзагали абыйның. Балалары, тирә-күршеләре аны бик хөрмәтләп, тәрбияләп торалар. Авыр замананы иңнәрендә үткәргән буын кешесе бүгенге бар да җитеш тормыштан бик канәгать булып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев