Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы авыл җирлекләре актив рәвештә мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм җыялар

Авыл халкы өй токмачыннан башлап киемгә кадәр әзерләп җибәрә.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә районында мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм җыю үзәге булган “Ялкын” яшьләр үзәгенә кирәк-яраклар, азык-төлек  алып килүчеләр ташкыны өзелми. Аеруча зур активлыкны районның авыл җирлекләре вәкилләре күрсәтәләр.

Бикбау авыл җирлегеннән бик матур чәк-чәкләр алып килгәннәр. Авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдамшина:

 - 45 данә чәк-чәк, 15 савыт токмач алып килдек. Чәк-чәкне авыл җирлеге бюджет хезмәткәрләре пешердек. Почтальоннарыбыз токмач әзерләде. Шулай ук Илнур һәм Роза Вәлиевлар гаиләсе дә токмач әзерләп бирделәр.Ә Зәкәрия һәм Нәзирә Бәхтиевләр гаиләсе  госпитальләрдә дәваланучыларга юрганнар һәм юрган тышлыгы әзерләп җибәрделәр, - диде.

Урыс авылы җирлегенең барлык авыллары да гуманитар ярдәм җыюга дәррау кушылдылар. Җирлек башлыгы Ильмира Аксюкова кичә һәм бүген бик күп күләмдә кирәк-яраклар алып килде.

-  Күңел җылыбызны кушып, яхшы ният, җылы теләкләр белән пешерелгән баллы чәк чәк, токмач, күчтәнәчләр бераз булса да егетләрнең күңелләрен күтәрсен, көч-куәт өстәсен, сагынуларын бассын иде. Барысы да сау-сәламәт әйләнеп кайтсыннар иде.Җирлек халкына әлеге изге эштән читтә калмаганнары өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм,-диде ул.

Тауасты Байлар авылы җирлегеннән дә күчтәнәчләр мулдан алып килгәннәр.

- Авылдашыбыз умартачы Камил Гыймадиев ярты литрлы 15 савыт бал, шулай ук егетләрнең куллары өшемәсен, дип кремнар әзерләде. Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган Дәвек авылы оныгына әбисеннән махсус күчтәнәчне җибәрәбез. Без авыл җирлеге уңган хуҗабикәләре дә изге теләкләрен теләп өй токмачлары әзерләделәр. Тушенка, консерва, чәй һ.б. кирәк-яраклар да әзерләп җибәрәбез, - диде авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев