Минзәлә районы авыл җирлекләре гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша
Шулай ук районыбыз һәм шәһәребезнең аерым кешеләре дә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен акчалата һәм әйберләтә ярдәм күрсәтүен дәвам итә.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Бүген илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәнгә төгәл бер ел. Районыбыздан бик күп ир-егетләр махсус хәрби операция барган зонага мобилизацияләнде. Шулай ук бу көннән башлап районда волонтерлар хәрәкәте оешты һәм алар бүгенге көндә дә бу эшчәнлекләрен актив алып бара. Шәһәребезнең берничә җирендә гуманитар ярдәм җыю пунктлары бар. Мәрхәмәтле районыбыз кешеләре, авыл җирлекләре, хезмәт коллективлары хәрбиләр өчен кирәк-яракларны шунда алып килеп тапшыралар.
Шушы көннәрдә өйдәгечә коры аш ясау өчен Урыс авыл җирлегеннән бер машина һәм аңа тагылган прицеп тулы яшелчәләр волонтерларга тапшырылды.
—Солдатларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашкан, уз гаиләләреннән өлеш керткән мәктәп укучыларына, һәрвакыт ярдәм итәргә торучы авылның актив гаиләләренә чын күңелемнэн зур рәхмәтләремне җиткерәм. Тамчыдан күл җыелгандай, бер прицеп тулы яшелчәләр, тозлы кыярлар, яшел, каплы чәйләр, ярма, оннар, баскан токмачлар җыелды, —
дип хәбәр итә «Минзәлә-информга» Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова.
Бикбау авыл җирлегенең бюджет хезмәткәрләре, авыл хатын-кызлары 110 йомыркага токмач басып, савытларга тутырылган өй токмачын, яшелчәләрне кабул итү пунктына тапшырды.
Коноваловка, Иркәнәш авыл җирлеге, Кызыл Төбәк, Тауасты Байлар мәктәбе, 1санлы мәктәп махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен өйдәгечә тәмле коры аш ясау өчен волонтерларга яшелчәләр алып килде.
Тырыш хуҗабикәләр-волонтерлар командасы исә әлеге яшелчәләрдән аш ясый, җиләк-җимешләрдән как киптерә һәм аларны пакетларга тутырып, гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрә яки отпускка кайткан егетләрнең кулына шәхсән тапшыра.
—Бер кешелек пакет җыелмасына 15 данә аш, чәйләр, как, чәй тәм-томнары, ботка, рассольник, борщ керә, — ди волонтерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев