Минзәлә районы авыл мәктәпләре арасында “Зарница-2023” уены үткәрелде
Барлыгы авыл җирлекләреннән 11 мәктәп командасы катнашты
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә районы Р. Каһиров исемендәге Аю гомумбелем бирү мәктәбе базасында авыл мәктәпләре арасында “Зарница-2023” спортив хәрби-патриотик уены үткәрелде.
Катнашучыларны шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, район мәгариф бүлеге начальнигы Леонид Петраев, Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов сәламләделәр, балаларга сау-сәламәт һәм илебезнең патриотлары булып үсүләрен теләделәр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урта мәктәпләр арасында 1 урын Татар Мөшегесе, 2 урын – Хуҗәмәт, 3 урын – Калтак командасы яулады. Төп гомум белем бирү мәктәбе командалары арасында 1 урында Матвеевка, 2 урында Аю, 3 урында - Югары Тәкермән укучылары калды.
Абсолют җиңүче булып Татар Мөшегесе урта мәктәбе командасы танылды.
Аерым ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, канат тартуда Татар Мөшегесе командасына тиңнәр булмады. Ә АК-74 сүтеп-җыю буенча ярышта Аю авыл җирлеге башлыгы призына Хуҗәмәт урта мәктәбенең ТИН укытучысы Р.В. Упаев лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев