Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы авылларында гражданнар сходларының беренчесе Әтрәкледә узды

Уртак тырышлык нәтиҗәсендә җирлекнең бүгенгесе ныклы, киләчәге — өметле.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Җыенда төп доклад белән Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Айдар Гильмуллин чыгыш ясады. Җирлекнең икътисады ныклы, барлык салымнар да планнан арттырылып түләнгән. Аерым алганда, НДФЛ −134%. Үзара салым буенча да эшләр алып барыла. Әлбәттә, Әтрәкле җирлегенең төп таянычы — биредәге «Заиковский» ҖЧҖ хуҗалыгы. Аның җитәкчесе Радик Фәттахов авыл халкын эшле итү белән чикләнмичә, җирлекнең социаль-мәдәни яшәешен ныгытуга, тарихын саклауга да зур өлеш кертә. Әйтик, узган ел Әтрәкле авылының Лесная урамына 1 км юлга асфальт валчыгы кайтарткан, аны чыгыш белән шушы авылдан булган Фәнил Хамматов үз тракторы белән кайтып җәеп биргән. Узган ел биредә Шәрипҗан мәчете ачылуга 30 ел тулуга багышланган чара оештырылуы, Радик Фәттахов тарафыннан мәчеткә капиталь ремонт ясалуы, 10 мең төп агач үсентесе кайтарып утыртылуы турында «Минзәлә-информ» мәгълүмати ресурсларында хәбәр иткән идек. Шулай ук буш торган ике бинага реставрация ясап, музей да булдырылган. Хәзер Әтрәкленең үзендә генә 4 музей эшли.

Әтрәкле, Чупай, Калтак авылларында яшәүчеләр үзләре светдиод лампалар алып, Радик Фәттахов манипулятор һәм электрик белән булышып, барлыгы 30 светодиод лампа да урнаштырылган. Татар Мөшегесе авылыннан сайланган депутат Рушан Салахов 3 лампа кайтарткан, алар да якын арада куелачак. Татар Мөшегесендә авыл халкы һәм спонсорлар Алмаз Минһаҗев, Айзат Хөсәенов ярдәме белән мәчет төзекләндерү буенча эшләр башкарылган.

Бюджет оешмалары да, җирлектәге «Заиковский», «Әнәк» хуҗалыклары да гомумән җирлек халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю буенча зур эш башкара.

2020-2025 елларда милли проектларда катнашып, Авыл хуҗалыгы министрлыгы грант программасына нигезләнеп, Рус Мөшегесе авылында «Шифа» чишмәсе дә төзекләндерелде.

«Заиковский» ҖЧҖ хуҗалыгының коммерция буенча директоры Салават Фәттахов икътисади күрсәткечләр, киләчәккә үсеш планнары белән таныштырды.

Җыенда Әтрәкле авыл җирлеге өчен яңа бина ясау, Әтрәкле авыл клубын ремонтлау, Чупайда авыл клубын төзекләндереп, мари халкы музее, Татар Мөшегесе мәктәбендә компьютер классы булдыру планнары турында сүз барды.

Җыенны алып барган Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов:

— Күпчелек эшләр дәүләт программалары нигезендә башкарыла. Ә аларда катнашуның төп критерийларның берсе — урыннарда көчле хуҗалыклар булу. Әлеге уңайдан Әтрәкле җирлегенең үз өстенлеге бар. Гомумән, әгәр авылда җитештерү, эшкәртү тармагы, фермалар бар икән, димәк, эш урыны да бар, авыл да яши, — дип искәртте.

Әтрәкле авыл җирлеге җыенына Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев та килгән иде. Ул республикада башкарылучы эшләр, социаль-икътисади ситуация белән таныштырды.

Шулай ук җыенда район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Наил Асадуллин, районның өлкән участковые полиция майоры Ришат Шәяхмәтов һәм ветеринария берләшмәсе начальнигы Нияз Габдуллин чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев