Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов: “Район эчендәге бөтен мәсьәләләрне оператив хәл итәчәкбез”

Район җитәкчелегенең мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән “Ялкын” яшьләр үзәгендәге очрашуы конструктив диалог форматында үтте.

 (Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов район компетенциясендәге мәсьәләләрнең барысы да оператив рәвештә хәл ителәчәген очрашу барышында кат-кат искәртте.

-  Мобилизацияләнгән райондашларыбызның гаиләләренә ярдәм йөзеннән чаралар планын кабул иттек. Аларның балалары балалар бакчаларына йөрү, мәктәптә ашау, төрле түгәрәк, занятиеләргә йөрү, районыбыздагы балалар лагерьләрендә ял итү өчен түләүләрдән азат ителәчәк, - диде  Айдар Салахов һәм шулай ук ил, республика күләмендә кабул ителгән ярдәм чаралары белән дә таныштырды.

Мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыю мәсьәләсенә килгәндә, район башлыгы бу эшнең һәркем өчен ирекле икәнен искәртте. “Республикада махсус фонд аша акча җыела, районга килгәндә, ярдәм җыюның төп пункты булып “Ялкын” яшьләр үзәге булып тора”, диде. Шул ук вакытта өлешчә мобилизация игълан ителгәч үк районда ярдәм җыю буенча эшли башлаган инициатив төркеменең эшчәнлеген хуплап кабул итте, бары тик башкарылган эшнең килештерелгән булырга тиешлеген искәртте. Кемдер техник чаралар белән ярдәм итәргә тели икән, бу эш Татарстан ДОСААФы аша башкарылганын аңлатты.

Мобилизацияләнүчеләрнең якыннары тарафыннан яңгыраган сорауларга килгәндә, кайсы гына өлкәне алма, аларның кулында мобилизацияләнү турында белешмә-справка булырга тиешлеге искәртелде. Генераль ышаныч кәгазе (доверенность) төзүнең дә кирәклеге әйтелде. Документлар тәртиптә булганда банклар тарафыннан кредит каникуллары (шул исәптән ипотека буенча да) биреләчәге аңлатылды.

Республика тарафыннан мобилизацияләнүчеләрнең балаларына ярдәм йөзеннән бер тапкыр 20 мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта тәфсилләп район социаль яклау бүлеге Татьяна Мясникова аңлатты.

- Әлеге акчаны бирү  Татарстан Республикасында теркәлгән мобилизацияләнүчеләрнең  18 яшь тулмаган балаларына каралган. Һәр көнне почта бинасында урнашкан социаль яклау бүлегендә гаризалар кабул итәбез, - диде.

 Суд приставлары мобилизацияләнүчеләрнең алимент түләүләреннән башка бөтен взысканиеләрне туктатылып торачагы әйтелде. Алиментлар мобилизацияләнүчеләргә түләнгән акчадан алып калыначак.

Хәрби комиссариатның призывникларны әзерләү бүлеге җитәкчесе Илшат Каюмов мобилизацияләү шартлары турында сорауларга җавап бирде.

Очрашуга килүчеләр мобилизацияләнгән һәм Казанда әзерлек үтүче якыннары белән очрашуга тагын барыр өчен автобус мәсьәләсен күтәрделәр. Исегезгә төшерәбез, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов  белән берлектә делегация Казанда танк училищесында әзерлек үтүче якташлар белән очрашуга барган иде. Район башлыгы Айдар Салахов әлеге сорауга уңай җавап бирде, очрашуга бару өчен иң кулай вакыт ял көннәре булуын билгеләп үтте.

Очрашу башланыр алдыннан мобилизацияләнүчеләрнең якыннары тарафыннан нинди ярдәм кирәклеген ачыклау максатыннан махсус анкеталар тутыру оештырылды. Шул ук вакытта район хакимияте дә, “Ялкын” яшьләр үзәге мобилизацияләнүчеләрнең якыннары белән даими элемтәдә торачак.

Район советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова:

- Социаль челтәрләрдә, интернетта мобилизацияләнгән якыннарыгыз һәм үзегез турында мәгълүматлар калдырмасагыз иде. Барлык килеп туган сораулар буенча 3-10-75 телефоны (гомуми бүлек) буенча шалтыратыгыз, - диде.

Ирина Михайлова, “Ялкын” яшьләр үзәге директоры:

- 3-50-30 телефоны буенча безә шалтыратып гозерләрегезне җиткерә аласыз. Кемгәдер өендә, ихатасында ярдәм күрсәтү мөһим икән, волонтерларыбыз аларга ярдәм күрсәтәчәк. Мобилизацияләнүчеләрнең балалары, хатыннары белән дә төрле чаралар үткәреләчәк. Кирәк дип табылганда, психологик ярдәм күрсәтү дә каралган, - диде.

Безнең өстәмә

 

Татарстанда “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәрәкәте мобилизацияләнгәннәргәһәм аларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән счет ачты. Акчаларны «Ак Барс Созидание» фондының махсус счетына күчерергә мөмкин.

Акча күчерү өчен реквизитлар:

Расчетный счет в рублях

Благотворительный фонд "АК БАРС СОЗИДАНИЕ"

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р/с 40703810100020000999 в ПАО "АК БАРС" БАНК

БИК 049205805

корреспондентский счет 30101810000000000805

назначение платежа «Ярдэм янэшэ! Помощь рядом!»

Моннан тыш, оешма шулай ук гуманитар мобилизацияләнүчеләр өчен комплектлар җыю һәм тарату эше белән дә шөгыльләнә. Алар махсус операция зонасына җибәрелгәндә тапшырыла.

Ярдәм сорап һәм ярдәм тәкъдим итеп, 8 (800) 350-02-16 номеры буенча “кайнар линия” телефонына шалтыратырга мөмкин. Ул көн саен 9.00 сәгатьтән алып 19.00 сәгатькә кадәр эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев