Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов республикада җиңү яулаган «Сәяр» балалар кино һәм театр студиясен котлады
Район администрациясендәге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе күңелле мизгелләрдән башланды
Минзәлә гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге «Сәяр» балалар кино һәм театр студиясе «Сәяр» балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестивалендә 1 урын алды.
Шул уңайдан район башлыгы Айдар Салахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов студия җитәкчесе Ленар Миңнемуллинга Татарстан Мәгариф һәм фән министры И. Һадиуллин имзалаган диплом тапшырдылар. Айдар Салахов балалар һәм яшүсмерләр арасында театр түгәрәкләре оештыру буенча эшчәнлекнең алга таба да киң җәелдереләчәген билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев