Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховның бәйрәм котлавы
Хөрмәтле минзәләлеләр һәм районыбыз кунаклары! Татарстан Республикасы көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!
Республикабызның төп казанышы — милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклап калу. Нәкъ менә ул тотрыклылык, иминлек нигезе һәм республикабызның чәчәк атуына йогынты ясаучы көчле фактор булып тора.
Татарстан — Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе. Бу бөтен дөньяга танылган тотрыклы һәм динамик рәвештә үсүче төбәк.
Республикада төрле проектлар гамәлгә ашырыла, нәтиҗәле рәвештә инвестицияләр җәлеп ителә, химия һәм нефть сәнәгате, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм инновацион технологияләр үсә.
Татарстанның төп байлыгы — анда яшәүчеләр. Сезнең һәркайсыгыз районыбыз, димәк, республикабыз үсешенә үз өлешен кертә. Республикабыз кешеләренең хезмәт сөючәнлеге һәм оптимизмы, үткәнгә ихтирамлы мөнәсәбәте кешеләрнең бүгенге лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүдә өмет уята.
Бу бәйрәм көнендә чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, муллык һәм иминлек, бетмәс-төкәнмәс көч, уңай кәеф һәм республика иминлеге хакына башкарган һәр эштә уңышлар телим.
Республикабыз һәм районыбыз чәчәк атсын!
Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев