Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховның Сабантуй бәйрәме уңаеннан котлавы
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, минзәләлеләр, кадерле районыбыз кунаклары! Сезне милли бәйрәмебез — Сабантуй белән котлыйм!
Безнең барыбыз өчен дә бу иң көтеп алынган һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Ул хезмәт, тынычлык, яхшылык идеалларын үз эченә ала һәм туган телгә, тарихка, мәдәнияткә һәм ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли. Сабантуй мәйданы дуслар өчен очрашу урыны булып тора, бәйрәм атмосферасы, спорт көрәше һәм халык уеннары рухы белән үзенә җәлеп итә. Игенчеләр бәйрәмендә без киләчәк уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез.
Безнең механизаторлар язгы кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыктылар. Бүген уңыш формалаштыру тулы куәтенә бара, терлек азыгы әзерләү башланды.
Барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, ветераннарыбызга, эшмәкәрләргә, оешмаларга, авыл җирлекләренә һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм һәм барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм тотрыклылык, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары, күкләребез аяз булуын телим!
Бәйрәм белән сезне!
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев