Реклама
Көн темасы
Минзәлә районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихоновны туган көне белән котлады
“Миңа әле 19,5 гына”, дип шаярта Михаил Яковлевич
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихоновка бүген 96 яшь тулды. Район башлыгы Айдар Салахов хөрмәтле ветеранны туган көне белән котлады, иң якты теләкләрен җиткерде. Шулай ук якынлашып килүче Бөек Җиңү уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм үзе исеменнән бүләкләр тапшырды.
Михаил Яковлевич район җитәкчелегенә үзен шулай һәрвакыт хөрмәтләүләре өчен рәхмәтен әйтте. 96 яшьтә дә ул күпләргә үрнәк актив тормыш рәвеше алып бара: район чараларында катнаша, күптән түгел Җиңү диктантын язды, укучылар белән очрашып тора. Иртән физзарядкасын да ясый икән, район, республика яңалыкларыннан һәрвакыт хәбәрдәр булып тора. Аның 4 баласы, 6 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Шуларның тәрбиясен, кадер-хөрмәтен күреп, бүгенге тормышыннан канәгать булып, һәр көнгә сөенеп яши ул. Мөгаен, шуңа да, шаяртып: “Миңа әле 19,5 яшь кенә”, дип әйтә Михаил Тихонов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев