Реклама
Көн темасы
Минзәлә районы башлыгы чәчүлекләрнең торышын бәяләде
Район хуҗалыклары басулары белән танышу атна саен башкарыла
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары белән берлектә басулардагы чәчүлекләрнең торышын бәяләделәр, быелгы уңышның перспективалары турында фикер алыштылар. Шулай ук терлек азыгы әзерләү эшләре мәсьәләләре дә тикшерелде. Авыл җирлекләре башлыклары белән бүгенге көндә алар каршында торган бурычлар буенча фикер алышу булды.
Эшләр барышы «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә, «Заиковский» ҖЧҖ, «Калморза» ҖЧҖ, «Август-Мөслим» агрофирмасының «Минзәлә» ОСП, «Мензелинские зори», «Кама Беконы», «Илнур»КФХ сында тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев