Минзәлә районы башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты
Очрашуда бизнеска ярдәм чаралары хакында хәбәр ителде һәм бүләкләр тапшырылды
Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховның эшмәкәрләр белән чираттагы очрашуы «Татарстан» кафесында узды.
— Эшмәкәрләр районның икътисадый үсешенә үзләренең лаеклы өлешләрен кертәләр, яңа эш урыннары булдыралар, социаль тормышка уңай йогынты ясыйлар, — дип билгеләп үтте Айдар Салахов, очрашуга килгән бизнес вәкилләрен сәламләп. Ул районда тормышка ашырылучы дәүләт программалары, киләчәккә планнар хакында сөйләде. Бизнесның үз эшчәнлеген закон нигезендә алып баруының, салымнарны вакытында түләвенең мөһимлеген искәртте. Эшмәкәрләр белән шушылай формаль булмаган мохиттә очрашулар даими рәвештә үткәреләчәк, диде. Эшмәкәрләрнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга да ярдәм күрсәтүгә үз өлешләрен кертүләрен билгеләп үтте.
Шулай ук Айдар Салахов Ирина Беляниновага, Николай Тюринга, Айгөл Кудряшовага, Артур Кириловка, Марат Кәримовка, Олег Семеновка Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айгөл Гатина эшмәкәрләргә мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә һәрдаим ярдәм итәргә әзер булуын искәртте. Шулай ук очрашуга килүчеләргә кечкенә сувенирлар — агачтан ясалган һәм икътисад бүлегенең социаль челтәрләрдәге ресурсларының куар-кодлары төшерелгән телефон өчен аскуймалар (подставкалар) бүләк итте.
Бизнеска ярдәм чаралары хакында үз эшчәнлеген Яр Чаллыда алып баручы якташыбыз, эксперт Эльвира Фәссахова сөйләде. Райондагы өстәмә офис җитәкчесе Эльвира Юнусова «Ак барс банк» ның банк продуктлары белән таныштырды.
Рәсми өлештән соң очрашу формаль булмаган шартларда чәй өстәле артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев