Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы объектларда ремонт эшләре белән танышты

Эчке ремонт белән беррәттән янәшәдәге территория төзеклегенә дә игътибар итү зарури.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Атна саен район башлыгы Айдар Салахов җаваплы затлар белән шәһәрдә ремонтланучы объектларда башкарылучы эшләр белән танышып чыга.

Бу атнада да Айдар Салахов беренче итеп Ленин урамы буенча урнашкан Балалар сәнгать мәктәбенең булачак художество бүлекчәсе белән танышып чыкты. Биредә инфраструктура мәсьәләләрен тикшерү белән беррәттән янәшәдәге территория төзеклегенә дә игътибар юнәлтергә кирәклеген дә искәртте. Аерым алганда биредәге бина артындагы яр зонасында чисталык урнаштыру бурычы куелды. Булачак художество бүлекчәсенең киләчәктә кадрлар белән тәэмин ителешен дә контрольдә тоту бурычы куелды.

Янәшдәге территорияне ландшафт дизайны элементларын кулланып төзекләндерү мәсьәләләре һәр объектта да күтәрелде. Икенче урта мәктәпнең остаханәләрендә эшләр белән танышкач, Айдар Салахов: «Биредәге хезмәт укыту бүлеге һәркемгә дә үрнәк булырлык булсын», диде.

1 нче май, аннан соң Бөек Җиңү бәйрәменә дә вакыт аз калып бара. Ленин паркында булганда Айдар Салахов биредә 9 Май бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрергә барлык шартлар да әзер булырга тиешлеген, биредә чистарту, төзекләндерү эшләрен мөмкин кадәр тизрәк үтәргә кирәклеген искәртте. «Паркта һәрдаим видеокүзәтү камералары эшләп торырга тиеш», -дип район башлыгы куркынычсызлыкны һәм тәртип саклауны тәэмин итү мәсьәләләренә дә игътибар итте.

Шулай ук район башлыгы үзәк район хастаханәсенең административ-көнкүреш комплексында, Минзәлә урманчылыгы бинасында эш барышын тикшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев