Минзәлә районы башлыгы Өлкәннәр көне белән котлый
1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне
1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне
Бу дата — шәһәребез һәм районыбыз үсешенә керткән өлешегез, күпьеллык намуслы хезмәтегез, яшьләр белән уртаклашкан тормыш тәҗрибәгез өчен сезгә иң олы рәхмәт сүзләрен белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Сез балалар һәм оныкларыбыз өчен олы терәк һәм тугры ярдәмчеләр булып торасыз. Сезнең белемегез һәм бай тәҗрибәгез хәзерге заман шартларында аеруча кадерле, чөнки яшьләрнең инициативасы белән бергә өлкәннәрнең тормыш зирәклеге бик мөһим.
Хөрмәтле өлкәннәребез, сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын бәхетле гомер, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәтен һәм игътибарын телим!
Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев