Минзәлә районы башлыгының Татарстан Республикасы көне белән котлавы
Хөрмәтле минзәләлеләр һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Республикабызның төп казанышы — милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклап калу. Нәкъ менә ул тотрыклылык, иминлек нигезе һәм чәчәк атуның көчле факторы булып тора.
Татарстан — Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе. Бу тотрыклы һәм динамик рәвештә үсә торган, дөньяда танылган төбәк.
Республикада төрле проектлар гамәлгә ашырыла, инвестицияләр җәлеп ителә, химия һәм нефть сәнәгате, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм инновацион технологияләр үсеш ала.
Татарстанның төп байлыгы — аның халкы. Сезнең һәркайсыгыз безнең район, республикабыз үсешенә үз өлешен кертә. Безнең кешеләрнең хезмәт сөючәнлеге һәм оптимизмы, үткәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәте лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүгә өмет уята.
Бу бәйрәм көнендә чын күңелдән республикабыз һәм районыбызның чәчәк атуын, ә районда яшәүчеләргә ныклы сәламәтлек, бәхетле һәм имин тормыш, күтәренке кәеф, яшәү дәрте, барлык яхшы башлангычларында уңышлар телим!
Айдар Салахов, Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев