Минзәлә районы бюджеты 2026 елда 1757139 мең сум тәшкил итәчәк
Бу саннар бүген булган Минзәлә район Советы утырышында яңгырады.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә -информ)
Утырышта 2025 елның 10 аенда Минзәлә муниципаль районының тупланма бюджеты үтәлеше, 2026 елга һәм 2027 - 2028 елларның планлы чорына бюджет проекты хакында доклад белән районның финанс - бюджет палатасы рәисе Ландыш Кондратьева чыгыш ясады.
Депутатлар әлеге чыгыш буенча карарлар кабул иттеләр.
Утырышны район Советы рәисенең урынбасары Наил Хисамбеев алып барды.

2026 елга Минзәлә районының бюджет проекты белән район газетасы битләрендә һәм Мензеля.ру сайтында таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев