Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы буенча үтүче федераль трассада юл- транспорт һаләкатләрендә үлүчеләр саны арта

Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында үткән видеоконференциядән соң Россия эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча Дәүләтавтоинспекциясе начальнигы Альберт Якупов, районның юл хәрәкәте имилеге комиссиясе утырышында җиткерде. Быел, декабрь башына 12 кешенең гомере өзелгән инде. Имгәнүчеләр дә шактый. Гарчә, былтырга караганда азрак булса да.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)

Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында үткән видеоконференциядән соң Россия эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча Дәүләтавтоинспекциясе
начальнигы Альберт Якупов, районның юл хәрәкәте имилеге комиссиясе утырышында җиткерде. Быел, декабрь башына 12 кешенең гомере өзелгән инде. Имгәнүчеләр дә шактый. Гарчә, былтырга караганда азрак булса да.

Район комиссиясе утырышын район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Ул билгеләп үткәнчә, юл- транспорт һәлакәтләре әлеге трассада реконструкция эшләре алып барылу белән генә бәйләнмәгән. Әйе, юлның бу өлешендә , бигрәк тә караңгы вакытта иминлекне тәэмин итү буенча кимчелекләр бар әле.

Әмма шоферларга да ремонт эшләре барган участокларда аеруча сак булырга кирәк.Әлеге утырышта да АТП җитәкчесе Рамил Кәримов «кармашек» ларда юл өслегенең хәрәкәткә куркыныч тудыра башлавын әйтте.

Республикабыз Рәисе Рөстәм Миннеханов катнашында үткән видеоутырышта юл хәрәкәтенә кагылышлы кискен проблемалар күтәрелде.

Һәлакәткә илтүче иң куркыныч маневр- алда баручы транспорт чарасын узуга бәйләнгән.Җәяү йөрүчеләр дә кимен куймыйлар- тиешсез урында гомерләренә куркыныч тудыралар, үләләр. Мотоциклда йөрүчеләр дә тизлекне арттырып, артыгын кылана.

Комиссиядә каралган тема буенча, ягъни юл- транспорт һәлакәтен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү өчен нәрсә эшләргә соң?
Трассаларда кара-каршы юлларны барьерлар белән аеру, торак пунктларда кеше юл аркылы чыга торган урыннарны яктырту чараларын күрергә кирәк.

Айдар Салахов:

-Юлларда кисәтү билгеләре, бигрәк тә караңгы вакытта бермә- бер артырга тиеш. Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне балалар бакчаларында ныклап алып барырга кирәк. Һәрбер бакчаны мәйданчыклар белән тәэмин итәргә. Җиңү паркындагы мәйданчыкны җиһазлар белән тулыландырып, балалар өчен кызыгып, кагыйдәләр өйрәнү урнына әйләндерергә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев