Минзәлә районы делегациясе Казанда чаңгы-биатлон комплексын ачуда катнашты
Районның иң яхшы спортчылары «Олимпия өметләре» ярышларында катнаштылар
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ" Казанда, Мирный бистәсендә Олимпия чемпионнары һәм илебез чаңгы спорты йолдызлары (Александр Большунов, Александр Терентьев, Алексей Червоткин, Наталья Непряева) катнашында чаңгы-биатлон комплексын ачылды. Минзәләдән әлеге чаңгы спорты бәйрәмендә тулы бер делегация барды.
Чулпан Харисова, Минзәлә шәһәре "Олимп" спорт мәктәбе директоры:
- Чаңгы-биатлон комплексы ачылу хөрмәтенә команда спринты форматында ярышлар узды. Анда Минзәләнең иң яхшы спортчылары Анастасия Калинина, Алена Малышева, Рината Нәбиева, Кристина Юзманова, Алина Хаматдинова, Риналь Нәбиев, Даниил Буранов, Никита Щеголев, Эдгар Юдин, Евгений Кайнарь катнашты.
Кызлар арасында иң яхшы нәтиҗә - Алена Малышева командасы, ул 6 нчы булды. Егетләр арасында Эдгар Юдинның командасы 7 нче булды. Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә, Анастасия Калинина квалификациядә 2 урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев