Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы делегациясе өлешчә мобилизациягә чакырылган туганнары һәм якыннары белән очрашты

Әзерлек узучы якташлар кирәк-яраклар белән тәэмин ителгәннәрен билгеләп үттеләр.

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ" 
Казан югары танк училищесында Минзәлә районы делегациясенең хәрби әзерлек узучы өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган якташлары белән очрашуы булды.

Сәфәрне оештырган Минзәлә районы администрациясе һәм уңайлы автобус биргән "Юность" боз сарае ярдәмендә делегация вәкилләре күптән түгел генә кебек тоелса да озатылган, ә шулай да никадәр сагынырга өлгерелгән туганнары һәм якыннары белән күрешә алды.

Якташларга кыюлыклары, Ватанны сакларга әзер булулары өчен рәхмәт белдереп, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов тагын бер кат аларны өйләрендә яратуларын, бәяләүләрен, исән-сау кайтуларын көтүләрен ассызыклады. Әлбәттә, очрашудагы барлык хис-тойгыларны сүз белән җиткереп булмый. Иң мөһиме, егетләр рухи яктан ныклык,  кирәкле генә дәрәҗәдә юмор хисе белән ныгытылган оптимизм күрсәтәләр һәм райондашларга терәк булганнары  өчен рәхмәт белдерәләр. Алар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгәннәрен билгеләп үтәләр, туганнарыннан төрле ялган хәбәрләргә ышанмауларын һәм паникага бирелмәүләрен сорыйлар. "Яхшы ашаталар, киемебез бар, без барыбыз да монда бер-беребезгә кардәшләр кебек карыйбыз. Иң мөһиме, онытмавыгыз өчен рәхмәт", - диделәр, әйтик, авылдашларым - Иркәнәш егетләре. Туганнары да, әзерлек күрүче якташларыбызның яхшы кәефтә булуларын, бернәрсәгә дә зарланмауларын күреп, тулысынча булмаса да, ләкин барыбер, бераз, тынычланып, "Исән-сау кайтыгыз, кадерлеләребез!", дигән бер генә теләкне кабатлап кайтыр юлга чыктылар.

Ә автобус тутырып китерелгән күчтәнәч һәм кирәк-яракларның күплеге (исемләп аерып куелган пакетлар белән беррәттән, "Безнең барлык Минзәлә солдатларына" дигәннәре дә бихисап иде) районыбызның үзенең батыр уллары белән никадәр горурлануының матур бер чагылышы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев