Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы депутатлары гуманитар йөкне хәрбиләрнең кулларына тапшырдылар

Маскировка челтәрләре, медицина, коры ашлар, район газетасы, календарьлар – барысы да барып җитте.

Минзәлә районыннан депутатлар — Эдуард Ягафаров һәм Раушан Салахов Татарстан егетләре хезмәт итүче 1232,1233нче полкларга һәм башка хәрби частьларга гуманитар йөк һәм якташыбыз хезмәт итүче медицина ротасына медицина кирәк-яраклары илтеп кайттылар.

Җибәрелгән туган як күчтәнәчләре арасында «Поможем нашим, Мензелинск» (кураторлары Светлана Нуриева) волонтерлар төркеме ясаган коры ашлар, чәйләр, район халкыннан җыелган башка кирәк-яраклар да күп иде. «Минзәлә-информ» коллективы исә «Минзәлә» район газетасы белән бергә редакциядә басылган Минзәләнең мәчете һәм соборы төшерелгән календарьлар да җибәргән иде. Алар да хәрбиләргә барып җитте. 


Фотолар «Поможем нашим, Мензелинск» волонтерлар төркеменнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев